Наил Мәһдиев хәрбиләргә шефлык ярдәме илтеп бирде
Бу аның СВО зонасына 17нче тапкыр баруы.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация составында махсус хәрби операция зонасына барды.
Ул хәрбиләргә Чаллы предприятие һәм оешмалары ярдәме белән тупланган ярдәмне тапшырды.
«Техника, кирәкле җиһазлар, махсус приборлар, электр кабельләре, батареялар, квадрокоптерлар, транспорт чаралары, тәм-томнарны – барлыгы 20 тоннандан артык ярдәмне егетләргә тапшырдык. Хәрбиләр исеменнән әлеге ярдәмне җыярга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерәм. Сезнең бу гамәлегез егетләргә җиңүне якынайтырга булыша», – дип язды ул үзенең телеграмм каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев