Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллының храм башлыклары белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Чаллы храмнары башлыклары белән очрашты.

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Чаллы храмнары башлыклары белән очрашты. Очрашуда православие приходлары вәкилләре, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре идарәләре башлыклары катнашты. «Свято-Вознесенское Архиерейское подворье» приходы башлыгы Андрей Дубровин приход вәкилләре исеменнән шәһәр җитәкчелегенә юлларны ремонтлауда, храмнарны төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: "Ике елга нәтиҗә ясап, безнең мөнәсәбәтләрдә синергия барлыкка килде дип әйтергә була. Без планлаштырганның барысын да сезнең катнашуыгыз һәм ярдәмегез белән тормышка ашыра алдык. Бу җанны сөендерә. Без мондый игелекле мөнәсәбәт безнең арада сакланыр дип ышанабыз", - диде ул.

 

Очрашу барышында храмнар башлыклары шәһәр җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт кенә түгел, ә агымдагы сорауларны да җиткерделәр. Аларның күбесе төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагыла иде. Әйтик, берьюлы ике православие храмы башлыгы храмнарны ут белән яктырту һәм приход территориясендә ут баганалары куюда ярдәм итүләрен сорады."Күңелдә генә түгел, чиркәү территориясендә дә якты булырга тиеш!"- дип, шунда ук шәһәр мэры хуплады. Тагын бер мәсьәлә парковкаларга кагылышлы иде. Барлык сораулар да эшкә алынды.

 

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38684

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X