Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Ишегалларын бүгеннән үк төзекләндерә башларга кирәк”

Быел Чаллыда 119 ишегалды яңартылачак.

Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылачак. Бу максатка 1,87 миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла. Шуның 1,5 миллиард сумы юл яңарту эшләренә тотылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

– Илдәге икътисадый вәзгыять катлаулы булса да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән әлеге программа буенча эшләр дәвам итәчәк. Ике ел эчендә бездә 219 ишегалды төзекләндерелде инде, – диде Наил Гамбәрович.

Мэр эшләрне бүгеннән үк башларга киңәш итте.

– Фатир хуҗалары белән очрашулар узды, кешеләр булачак ишегаллары схемалары белән танышты. Шуңа күрә кипкән территорияләрдә эшли башларга да була. Көзге пычракларга калдырырга ярамый, – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы кайбер чаллылыларның ишегалды ремонтыннан канәгать булмаган күп санлы мөрәҗәгатьләренә дә үз фикерен белдерде.

– Һәр мөрәҗәгатьне аерым карарбыз. Тик җыелышлар үтте инде. Зарланучыларның күбесе, күрәсең аларга йөрми, подъезддагы яисә лифттагы игъланнарны укымый. Соңыннан гына теге яки бу нәрсә кирәк иде, дип тавышлана башлый. Юкса фатир хуҗалары үз ишегалларында нәрсә буласын үзләре хәл итә. Вакыт узгач зарланудан файда юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы