Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев тармак хезмәткәрләрен Машина төзүчеләр көне белән котлады

Тантаналар сараенда Машина төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: «Миңа, инженер-механик буларак, бу бәйрәм якын, шуңа күрә сезне чын күңелемнән әлеге бәйрәм белән котлыйсым килә. Һәр икътисади яктан алга киткән ил икътисадның база тармагы үсеше – машина төзелеше белән шөгыльләнә. Яр Чаллы шәһәренең тарихы, тормышы һәм язмышы әлеге тармак белән тыгыз бәйләнгән.
Без Россия Федерациясендә күп кенә күрсәткечләр буенча иң эре һәм иң яхшы моношәһәр булып торабыз. Россиядә, Татарстан Республикасында, Чаллыда җитештерелгән машина төзелеше продукциясен сатып алалар, аннан файдаланалар. Безнең КАМАЗ дөньякүләм йөк техникасы җитештерүчеләре арасында топ-10лыкка керә һәм бүген яңа двигательле, яңа кабиналы, яңа трансмиссияле яңа К5 автомобильләре – кирәкле продукт. Машина төзелеше тармагының башка предприятиеләре дә яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Без ярты миллионлы шәһәр исеменнән сезгә рәхмәт әйтергә телибез», - диде ул.
Тантаналы чара барышында тармакның иң яхшы вәкилләре дәүләт бүләкләре алды. Аларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды. Сәнәгать үсешенә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Мактаулы машина төзүчесе» исеме түбәндәге осталарга бирелде:
Юрий Абрамов - «КАМАЗ» ААҖ Пресс-рама заводының металл каплау җиһазларын җайга салучы һәм кабиналар буяу цехының 6 разрядлы хезмәткәре,
Илдус Кәримов - «КАМАЗ» ААҖ Автомобиль заводы автомобильләр җыю цехының 4 разрядлы механик җыю эшләре слесаре,
Андрей Чекмарев - «КАМАЗ» ААҖ Двигательләр заводының баш технологы.
Сәнәгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Челныводоканал»ның баш экологы Флүрә Мингатина Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Машина төзелеше тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Ремдизель»ның генераль директор урынбасары бүлекчәсенең үсеш хезмәте директоры – акционерлык җәмгыятенең үсеш буенча директоры Радик Харисов шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре - «Машина төзүчеләр көне» уңаеннан шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Евгений Заблоцкий - «Завод МАШДЕТАЛЬ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең санлы программалар белән идарә итү станокларын көйләүчесе,
Наталья Занина - «Лениногорск механика заводы»ның аерымланган бүлекчәсе цехы башлыгы,
Валерий Касакин – «ПРОФТЕРМО» заводының электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры,
Игорь Мехонов - «РариТЭК ремонт-механика заводы»ның газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесаре,
Гүзәл Миннебаева - шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең баш белгече,
Александр Мортазин - «Тормоз механизмнары заводы»ның механика җыю эшләре слесаре;
Фәрит Мөхәммәтдинов - «РИАТ» предприятиесенең механик җыю эшләре слесаре,
Марат Мөхәммәдуллин - «САТУРН»ның җитештерү буенча директор урынбасары,
Алексей Пашков - «КРАСТ» Инженерлык-җитештерү фирмасы тәэминатчысы;
Алексей Поляков – «Начало» җитештерү берләшмәсенең баш инженеры,
Евгений Русаков - «АВТОТЕХНИК» предприятиесенең формаланган полиуретан һәм пенополиуретан җитештерү операторы,
Юлия Салихҗанова - «ИнТехПласт»ның склад мөдире,
Марс Һадиев - «ТАТПРОФ»ның полимер-порошок белән каплау цехы башлыгы.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм