Нәзирә Әхмәдуллина: «Кочаклашып елашканнан соң, якынаеп китәбез»
Сүзебез җәмгыять эшчәнлеге, махсус хәрби операциядә якыннары катнашкан яки һәлак булган хатын-кызларга ярдәм итү турында барды.
Нәзирә Әхмәдуллина – Чаллының «Хәят» мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе. Аның белән без ВКонтакте төркемебездә туры эфирда әңгәмә кордык. Сүзебез җәмгыять эшчәнлеге, махсус хәрби операциядә якыннары катнашкан яки һәлак булган хатын-кызларга ярдәм итү турында барды. Мондый шәһәрдәшләребез өчен нинди чаралар үткәрелә соң? Ярдәм кирәк булган очракта алар кемгә мөрәҗәгать итә алалар?
– Нәзирә ханым, үзегез белән таныштырыгыз әле.
– Мин Әгерҗе районы Кадыбаш авылыннан. Кияүгә кияүгә чыкканнан соң Чаллыда яши башладым. Тормыш иптәшем Дамир белән улыбыз һәм кызыбызны үстерәбез.
– Белемегез буенча сез кем?
– Педагог-оештыручы. Мәктәптән үк актив идем.
– Исламга ничек килдегез?
– 22 ел элек Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап авылга кайттым да клуб мөдире булып эшли башладым. Ул вакытта бик каты эчкечелек хөкем сөрә иде, яшьләр арасында ызгышлар еш була иде... Хәтерлим: дискотекадан кайттым да: «Кирәкме миңа мондый тормыш?» — дидем. Шундук намазга бастым, яулык та бәйләдем. Бөтен авылда намаз укыган берничә әби генә бар иде. Миңа «мөслимә» димиләр иде, «мулла булгансың» диләр иде. Шөкер, якыннарым терәк булды.
– Җәмәгать эшләре күп вакытны ала, ничек өлгерәсез?
– Җитез булырга туры килә (елмая). Барысын да алдан планлаштырырга тырышам. Мин шундый – һәр эшем җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш, шуңа күбесен үз өстемә алам. Аз йоклыйм – элек 4–5 сәгать булса, хәзер шулай да 7гә җиткердем.
– «Хәят» белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
– Җәмгыять күптәннән эшләп килә. Аның беренче җитәкчесе Римма Мөхәррәм кызы Исхакова булды, ә соңгы ике елда бу эшне миңа йөкләделәр. Социаль проектларыбыз күп: мохтаҗлар белән эшлибез, авыр хәлдә калган гаиләләрне, хатын-кызларны, апа-әбиләрне барлыйбыз. Картлар йорты һәм «Асылташ» балалар йорты белән элемтәдә торабыз. Һәр мәчет үз территориясендә яшәүче шундый кешеләрнең исемлеген алып бара.
– Берни сорамыйча, интегеп яшәүчеләр дә бардыр бәлки?
– Әйе, гадәттә бик авыр яшәүчеләр сорамый. Таба алган кадәресенә без ярдәм итәргә тырышабыз. Янәшәгездә шундый кешеләр барлыгын белсәгез, безгә хәбәр итә аласыз.
– Яшьләр белән ничек эшлисез?
– Кызларны гаилә тормышына әзерлибез. Бу нәрсә өчен кирәк, дисәк, бүгенге көндә җәмгыятебездә аерылышулар күп булуы борчый, гаиләләр таркала. Бу әйберләрне булдырмаска тырышырга кирәк. Без, хатын-кызлар, дөресен әйтик, авыррак холыклы инде. Ни генә әйтсәк тә, без ирләр кебек көчле була алмыйбыз, әмма үзебезне шулай саныйбыз, шулай тотабыз. Кайбер проблемалар шуннан да килеп чыга. Моны аңлаган кызларга гаилә коргач күпкә җиңелрәк була.
– Тагын нинди чаралар оештырасыз?
– Яшь кызлар өчен дини чаралар уздырабыз: Коръән уку мәҗлесләре, бәйгеләр, Аллаһның исемнәре буенча викториналар үткәрәбез. Киләчәктә пешерү осталыгы буенча да чара үткәрү ниятебез бар.
– Белүемчә, ифтарлар да үткәрәсез.
– Әйе, Рамазан аенда «Әбүзәр» мәчетендә һәр көнне мохтаҗ гаиләләр, ялгыз апа-әбиләр өчен авыз ачу мәҗлесләре оештырабыз. Бу эштә Али хәзрәт безгә зур ярдәм күрсәтә.
– Социаль һәм башка проектларны тормышка ашыру өчен акча да кирәк бит әле. Ярдәм итүчеләр бармы?
– Акча мәсьәләсе һәрвакыт авыр булып кала, әмма яхшы эшләрдә һәрвакыт ярдәм итүчеләр дә табыла. Мәсәлән, ялгыз әбинең проблемасы бар дип әйтүгә, аны хәл итәргә яки чыгымнарын күтәрергә алынучы килеп чыга. Ифтарларга бөтен мөселманнар ярдәм итә, өстәлләребез, әлхәмдүлилләһ, тулы була. Мин Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла кул астында эшлим, ул безгә һәр эшебездә теләктәшлек, ярдәм күрсәтә. Аңа зур рәхмәт.
– Якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы яки һәлак булган хатын-кызларга ярдәм итүгә күптән алындыгызмы?
– Ике ел элек. Эшли башлаганда 20 гаилә иде, бүген безнең төркемдә 90 кеше. Танышуыбыз бик күңелле сәбәп белән булмаса да, мин аларны белүемә бик шатмын.
– Алар сезгә ничек килә?
– Күбесе безнең турыда танышларыннан ишетеп килә, кемдер мәчетләр аша ишетеп белә. Алар төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре.
– Сез ул ханымнар белән ничек эшлисез?
– Очрашыр алдыннан балалары, ирләре турында булган видеороликларны карыйм, ничек сөйләшергә кирәклеген күзаллыйм. Психолог булырга да туры килә. Ачылып сөйләшеп, бер кат елашканнан соң якынаеп китәбез. Уллары инде ике ел элек вафат булган апалар да бар – аларның балалары турындагы хатирәләре бүгенгедәй яңа. Үзем дә әни булгач, бик кызганам үзләрен. Герой аналар бит алар: үз балаларын югалтсалар да, башка солдатларга ярдәм итәргә кирәк дип йөриләр. Бик активлар, җитезләр. Күптән түгел госпитальгә 70 мең сумлык «повязка»лар тегеп җибәрдек. Аннары Коръән ашына Ринат исемле егетебез кайткан иде, махсус җиһаз алып китәр өчен аңа тиз генә акча җыйдык. Иң гаҗәбе – уллары һәлак булса да, мондый аналар дөньясына, кешеләргә ачу тотмыйча, башкалар өчен тырышып йөриләр. Алар минем өчен күп яктан өлге. Эшләве рухи яктан бик авыр булса да, бу ханымнар миңа көч бирә.
– Сезгә мөслимә булмаган хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә аламы?
– Әлбәттә. Безнең анда берничә генә апабыз яулыктан. Кайберләре намаз укыса да әлегә яулык бәйләми. Соңгы вакытта безгә гаиләләре белән рус милләтеннән булган кешеләр дә мөрәҗәгать итте. Алар да безнең белән бергә Коръән тыңлады. Бездә аеру да, мәҗбүриләү дә юк.
– Бу хатын-кызларга тагын нинди ярдәм күрсәтелә?
– Алар берләшеп, бер-берсенә терәк була. Икенчедән, ТР Рәисе программасы буенча Хаҗга юллама бирелә. Шулай ук Казандагы «Ярдәм» мәчетенә тернәкләнү курсына җибәрәбез. Анда алар вәгазьләр тыңлый, теләге булганнар психологлар белән очраша, шәһәр буенча экскурсияләргә чыга. Анда спорт заллары да, бөтен уңайлыклар да бар. Барып кайтканнарга бик ошый.
– Ә Чаллыда алар тагын кемнәргә мөрәҗәгать итә ала?
– Алар шәһәребездәге госпитальдә дә тернәкләнү үтә ала. Ватанны саклаучылар фонды (Фонд защитников Отечества) психологлар белән эшне оештыра, документлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.
– Сезнең җәмгыятькә ничек мөрәҗәгать итәргә була?
– Моның өчен миңа: 8 960 067-84-49 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев