Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

Без социаль челтәрләрдә

  • ВК
  • ОК
Язмыш Шоу-бизнес Сәламәтлек Дин Киңәш-табыш "Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе Иҗат Афәрин Геройлар янәшә Реклама Онлайн язылу
Язмыш Шоу-бизнес Сәламәтлек Дин Киңәш-табыш "Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе Иҗат Афәрин Геройлар янәшә Реклама Онлайн язылу
  • ВК
  • ОК
Нефть бетә?..
Яңалыклар тасмасы

Нефть бетә?..

29 март 2018 - 12:46 Автор:

автор

2664

Россиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин. Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Россия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак. Ни кызганыч, Россия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. "Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть...

Нефть бетә?..
  • Нефть бетә?..
#

Россиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин.
Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Россия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак.
Ни кызганыч, Россия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. "Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть чыгарыла торган урыннарның халәтенә карагач, 2021 елларга нефть суырту иң югары дәрәҗәсенә күтәреләчәге, ә аннары кара алтынның нык кына кимиячәге күренә", - ди RusEnergy ягулык-энергетика комплексы җитәкчеләренең берсе М.Крутихин. Аның сүзләренә караганда, нефть компанияләренең РФ Энергетика министрлыгына юллаган планнарыннан шул аңлашыла: 2035 елга Россиядә бүгенге еллык 540-550 миллион тонна урынына нибары 276 миллион тонна гына нефть чыгарачаклар. Шул рәвешле, тәүлегенә хәзерге кебек 11 миллионнан артык баррель суыртулар хыялда гына калып, нибары 6 миллион баррель белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.
Эксперт фикеренчә, моның төп сәбәбе - бүген нефть чыгарылып ятучы урыннарда запас бетеп килү, ә бу хәлдән чыгу юлы - нефтьнең яңа ятмаларын табып, тиз арада аларда эш башлап җибәрү.
"Менә узган ел 120 яңа урынны ачу турында рапорт бирделәр. Ә чынлыкта 54 урында гына ачылды һәм алары да нигездә шул иске урыннардагы элек читләтеп үтелгән почмаклар гына. Ә яңалары дигәннәре бик кечкенә җирләр. Соңгы ике елда ачылган яңа нефть ятмаларының уртача зурлыгы нибары 1,7 миллион тонна гына. Бу бик кечкенә", - ди М.Крутихин.
"Калита-финанс" аналитигы Д.Голубовский да бу фикерләр белән килешә. "Өстәвенә, соңгы елларда Россиядә нефть тармагына бернинди капитал кертелми, яңа урыннар табу, аларны җиһазлау өчен кирәкле технологияләр булдырылмый. Запаслар бетә барып, яңа урыннарны ачу өчен акча бүленмәгәнлектән, киләчәктә Россия нефть базарында үзенең лидерлыгын югалтачак. Американың технологик санкцияләре шуңа төбәп кертелде дә инде", - ди ул.
Федераль бюджетка акча нигездә нефть һәм газ сатудан кергәнен истә тотсаң, киләчәгебез шактый шомлы күренә әле монда.

http://www.tatyash.ru

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Поделитесь с друзьями

Нет комментариев

  • Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә

    Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә

  • Январь – 2027 елның иң кыска ае

    Январь – 2027 елның иң кыска ае

  • Студентларның стипендиясе арта

    Студентларның стипендиясе арта

  • Чаллы укучысының тәртибе белән Александр Бастрыкин кызыксынды

    Чаллы укучысының тәртибе белән Александр Бастрыкин кызыксынды

    Сәбәбе нидә?

    Яңалыклар тасмасы
  • Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы була

    Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы була

    ТР Гидрометеорология үзәге фаразы.

    Яңалыклар тасмасы
  • Янгында ир-ат зыян күрде

    Янгында ир-ат зыян күрде

    Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында төтен белән агуланган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

    Яңалыклар тасмасы
  • Чаллыда капиталь ремонттан соң Тынычлык проспекты тантаналы төстә ачылды

    Чаллыда капиталь ремонттан соң Тынычлык проспекты тантаналы төстә ачылды

    Чаллыда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм республика юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында яңартылган юлларда хәрәкәт ачылды.

    Яңалыклар тасмасы
  • Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелде

    Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелде

    Республика Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерде.

    Яңалыклар тасмасы
  • ❮ ❯

Чаллы турында белешмә

Соңгы хәбәрләр

  • 16:16

    Мин яраттым сине (Хикәя)

  • 10:30

    Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: «Татар балалары туган телләрен белсеннәр иде»

  • 10:00

    «Әнине – моргка, әтине төрмәгә алып киттеләр»

  • 08:51

    Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә

  • 16:56

    Чаллыда 74 яшьлек Саимә әби дизайнлы күлмәкләр тегеп кия

  • 10:54

    Озын гомерлеләр нәрсә ашарга ярата?

  • 10:33

    Январь – 2027 елның иң кыска ае

  • 09:13

    2027 елда Татарстанда 13 заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк

  • 09:00

    Әнисен җирләргә дә кайтмаган

  • 08:25

    Студентларның стипендиясе арта

Барлык яңалыклар
  • Документлар
  • Төрле темалар
"Шәһри Чаллы" MAX каналына язылыгыз!
Подписаться

© 2011 - 2026. Шәһри Чаллы. Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.

Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

Наименование СМИ: Шəhри Чаллы

Сетевое издание зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
запись о регистрации СМИ
ЭЛ № ФС 77-67912 от 06.12.2016

Главный редактор: Юсупова Резида Махмутовна

Адрес редакции: 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, д.9

Телефон редакции: 8 (8552) 57-01-19

Email: shahri_chally@mail.ru
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»

ТАТМЕДИА

Телефон АО «ТАТМЕДИА»:
(843) 222 09 84

Герб Татарстана

При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа»

Антикоррупционная политика
АО «ТАТМЕДИА» использует «cookie» для персонализации сервисов и удобства пользователей сайтом.
Использование «cookie» можно отменить в настройках браузера.

Политика конфиденциальности

16+