Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Николай Зотов белән авариядә һәлак булган Тимур Дунаевның соңгы теләге

Бу хакта аның апасы социаль челтәрләрдә сөйләде.

Тимур Дунаев –  “Татарстан” совхозы егете. 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә булган коточкыч авариядә табиб Николай Зотов белән бергә аның да гомере өзелде.  Алар икесе дә бер машинада булганнар. Бу хакта тулырак без монда яздык. 

Социаль челтәрләрдә Тимур Дунаевның апасы энесенең соңгы теләген язып чыкты. Фаҗига булыр алдыннан бер көн элек ул фото һәм аудиохәбәр җибәрә. Наталья исемле хатын-кыз турында бөтен халыкка сөйләвен сорый. 

-    Чаллы хакимияте гуманитар ярдәм һәм “УАЗ”машиналарын җибәрде. Транспортларны Воронежда тапшырдылар. Энекәш һәм аның белән бергә хезмәт итүчеләр шул шәһәрдә кунып калырга мәҗбүр булалар. Шул вакытта ул Наталья белән таныша. Әлеге ханым ире белән 6шар пакет азык-төлек алып килә, тәмле ризыклар белән сыйлый. Энекәш аның изгелеге турында шаккатып сөйләде һәм аның фотосын башкалар да күрсен өчен Интернетка элүен сорады. Чит кешеләрнең шулай солдатларны кайгыртуына ул сөенде, рәхмәтләрен әйтте.  

Тимур Дунаевның апасы да Натальяга энекәшенең соңгы минутларында сөендергәне өчен гаилә исеменнән рәхмәтләрен җиткерә. "Минем өчен сез - барыбызга да җитмәгән кешелеклелек, игелеклелек, риясызлык, мәрхәмәтлелек символы", - дип яза ул.  

Тимур Дунаевның әти-әнисе "Татарстан" совхозы посёлогында тора. Үзе ул Чаллыда яшәгән, хокук сакчысы булып эшләгән. Өйләнгән, бер баласы булуы билгеле. 

- Тимур яшь чагында клубка чыккалый иде. Шунда күреп беләм. Тәртипле малай иде, әти-әниләре дә бик әйбәтләр. Аның үлеме турында ишеткәч, бөтен авыл халкы шок хәлендә калды. Бик зур югалту..." - дип сөйләде мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев