Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисе үз баласын читлектәге аюга ыргыта - ВИДЕО

Коточкыч очракны Ташкент зоопаркында видеога төшергәннәр.

Хатын-кыз өч яшьлек кызы белән Ташкенттагы зоопаркта йөри. Бу хатынның башында нәрсә булганы, нәрсә уйлаганы билгеле түгел, әмма ул аю белән вольер янына килеп җиткәч,үз баласын шул аюга ыргыта. 
Узып баручыларның хатын-кызны туктатырга тырышып караулары күренеп тора, әмма алар өлгермичә калалар. Кызчык берничә метр аска очып төшә дә бетон идәнгә егыла, ә аю шунда ук сабый янына ташлана. Бу хәлләрне күзәтү камералары төшереп ала. 
Ләкин ерткыч хайван кешеләрдән күпкә кешелеклерәк булып чыга. Зоопарк хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, Зуза (бу аю кушаматы) һөҗүм итәргә уйламаган да. Аю кызыксынып, бала янына йөгереп килә, аны исни һәм бернинди дә зарар китермичә кире китеп бара.

Зоопарк хезмәткәрләре тиз арада кызчыкны медицина хезмәткәрләренә тапшыра. Кызның әнисенә исә җинаять эше ачылган, аңа 15 елдан 25 елга кадәр төрмә яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига