Ноябрьдә ике көнлек эш атнасы көтә
Яңалыклар тасмасы

Ноябрьдә ике көнлек эш атнасы көтә

Аңа кадәр 6 көнлек эш атнасы була

Ноябрьдә республика халкын ике бәйрәм аркасында 3 көн рәттән ял көннәре көтә.

2, 3, 4 һәм 6 ноябрь - ял көннәре дип игълан ителде. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә 1 ноябрь шимбәсеннән ял көне 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелде. Шуңа 27 октябрьдән 1 ноябрьгә хәтле 6 көн эшлисе була. 1 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак. Нәтиҗәдә, ноябрь аенда 11 ял көне, 19 эш көне генә туры киләчәк.


Нет комментариев