Өч балыкчы батып үлде
«Бер кг балык өчен гаиләгә күпме кайгы килде?» - дип Чаллы мэры тетрәндерерлек вакыйганы искә төшерде.
Яз иртә килү сәбәпле, язгы ташу да иртә башланды. Елгалардагы боз өстенә кайбер урыннарда су чыкты. Бозның калынлыгы 18-30 сантиметр. Ул көпшәк. Шуңа да карамастан «акыллы» балыкчылар, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп боз өстенә керәләр. Кичә коткаручылар Минзәләдән 9 километр ераклыкта урнашкан Кама елгасыннан ике балыкчының мәетен алып чыккан һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Менделеевскида 73 яшьлек балыкчы Кама елгасында боз астына төшеп китеп батып үлгән.
Наил Мәһдиев Чаллыда булган җаннарны тетрәндерерлек бәхетсезлекне тагын бер кат искә төшерде.
«Ата белән ул балыкка дип чыгып киткән җиреннән үлеп кайттылар. Бер кг балык өчен гаиләгә күпме кайгы килде? Аллаһы Тәгалә биргән тормышны сакларга кирәк. Хәзер боз өстенә чыгарга ярамый!» – дип кисәтте ул.
Көннәр җылы тору сәбәпле, бозның калынлыгы көннән- көн кими. 18 мартта ул 35 - 40 см иде. Чулман, Мәләкәс елгаларында балыкчылар өчен 8 куркыныч урын бар. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан полиция, рыбнадзор һәм башкарма комитет хезмәткәрләре су объектларында даими патруль үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев