Өендә мылтыклар һәм патроннар саклаган
Яңалыклар тасмасы

Өендә мылтыклар һәм патроннар саклаган

66 яшьлек ир-атка суд булачак.

Тукай районы Кырныш авылында яшәүче 66 яшьлек ир-атны законсыз рәвештә утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклауда гаеплиләр. Аның өендә «ТОЗ-8м» винтовкасы, «ЗК» мылтыгы, утлы корал кирәк-яраклары һәм 170 патрон табыла. Сугыш коралларын сакларга аның хокукы булмый.

Ир-ат гаебен таныды. Ут корал һәм патроннарның бер өлеше мәрхүм әтисе һәм танышыннан калуын әйтте. Калган патроннарны үзе тапкан.  

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Эш судка җибәрелде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев