Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Олег Кинҗәгулов театр тарихына яңалык кертә

Премьерада бер рольдә әниле-кызлы артистлар уйный.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга премьера күрсәтергә җыена. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн,  кич белән" әсәрен сәхнәләштерә. 

Әлеге спектакльдә труппаның тәҗрибәле артистлары белән бергә Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең театр төркеменең беренче курс студентлары да уйный. Аларны актерлык осталыгына Олег Кинҗәгулов укыта.

"Спектакль бик мәгънәле, уйландыра торган булачак. Чаллы театр сәнгате тарихында беренче тапкыр бездә бер спектакльдә бер рольдә әниле- кызлы артистлар уйный. Бибинурның өлкән вакытын Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова башкара, ә яшь Бибинурны аның кызы Назгөл (О. Кинҗәгулов шәкерте) уйный. Киләсе атнада премьера була", - диде театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера Олег Кинзягулов Аяз Гыйләҗев