Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпиадага әзерләнгәндә дә “Шәһри Чаллы” кирәк

52нче мәктәпнең 9 б сыйныф укучылары газетага тулы класслары белән язылды.

«Шәһри Чаллы» яңа абунәчеләрен тапты. Киләсе елдан безне 52нче мәктәпнең 9 б сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре дә укыячак. Шәһәрдәшләребез тулы класслары белән 2024 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылды. 

Монда әлбәттә мәгариф учреждениесенең милли җанлы хезмәткәре, китапханәче Илфания Нуретдинованың да өлеше зур. Инде күп еллар ул хезмәттәшләрен, укучыларны һәм хәтта аларның якыннарын да басма матбугатка җәлеп итү буенча нәтиҗәле эш алып бара.  

«Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булып каласың. Моның өчен исә даими рәвештә күләмле язмалар, китаплар, газета-журналлар уку шарт. Чөнки укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, фикерлибез, сүз байлыгыбызны арттырабыз. Һәм иң мөһиме – милли басмалар аша туган телгә, әдәбияткә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тә тәрбиялибез», – ди Илфания ханым.

«Шәһри Чаллы»ны алдыручылар арасында мәктәпнең алдынгы укучысы Булат Галимуллин да бар. Аеруча егет газетада әле быел гына урын алган «Яшь каланың чал тарихы» сәхифәсен үз иткән. Моның үз сере дә бар икән.

«Мин кечкенәдән әлеге тема белән кызыксынам. Бу юнәлештә үткәрелүче фән олимпиадаларында катнашам. Яңа рубрикада чыккан язмалар әлеге чараларда катнашу өчен зур ярдәмлек булды. Алга таба да гаиләбез белән сезне алдырып укыячакбыз. Туган җиребез тарихын һәркайсыбыз белергә тиеш», – ди егет.

Әйтергә кирәк, 52леләр үзләре дә сизмәстән тагын бер мөһим мәсьәләне чишүдә өлеш кертәләр. Цифрлашуга йөз тоткан заманда алар басма матбугатка тугры калып, газета һәм журналларыбызның гомерен дә озынайталар.  

«Гаилә, мәгариф учреждениеләре, матбугат чаралары... Безнең барыбызга да уртак бер миссия – зыялы, җәмгыять өчен файдалы шәхесләр тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Шуңа да әлеге чылбырның бер генә буыны да өзелергә тиеш түгел. Үзара ярдәмләшеп эш иткәндә генә куйган максатыбызга ирешә алачакбыз», – ди Илфания Камил кызы. 

Шөкер, әлеге тәгълиматне аңлап, басма матбугат чараларын үткәннәр шаукымы итеп түгел, ә киләчәккә юл күрсәтүче маяк итеп кабул итүчеләр бар әле арабызда. Аларга без чын күңелдән хөрмәт хисебезне белдерәбез. Алга таба да безнең белән бергә калуларына өметләнәбез. Моның өчен исә нибары почта бүлекләренә барып, яки рәсми сайтыбыз аша «Шәһри Чаллы»га язылырга кирәк. Бәясе – 970 сум, 26 тиен. Моннан тыш, альтернатив подписка ысулыннан да файдаланырга була. Бу очракта нибары 450 сум гына түлисе булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә илкүләмендә газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүм булганча, «ТАТМЕДИА» АҖе үзенең абунәчеләре арасында бүләкләр дә уйната. Инде бик күпләр газетага язылып, телевизор, кар чистарткыч, тузан суырткыч һәм башка кыйммәтле призларга да ия булды. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев