Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

Октябрь аенда чаллылылар ике мөһим вакыйга - Халыкара өлкәннәр көнен һәм Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чараларның ничек узачагын  сөйләде: «Өлкән буын декадасын үткәрү өлешендә билгеле бер үзгәрешләр бар. Без күп санлы кешеләр җыеп «Энергетик», «Камаз» мәдәният сарайларында, С.Садыйкова исемендәге Концертлар залында чаралар уздырмыйбыз. Әмма чаралар мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үткәреләчәк. Әлбәттә, предприятиеләр үз ветераннарын чакырып, предприятие кысаларында бәйрәмнәрен үткәрәчәкләр».
Барлык чаралар да Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән таләпләрне, термометрия, кулларны дезинфекцияләү, битлек режимы, социаль дистанцияне, исәпкә алып оештырылачак.
Укытучылар көне уңаеннан Тантаналар сараенда педагогларга бүләкләр тапшыру узачак. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә шулай ук укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннарын котлау бәйрәмнәре оештырылачак.
Хәзерге вакытта барлык мәктәпләр дә гадәти режимда эшли. Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта дистанцион укуга күчү зарурлыгы юк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр укытучы