Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Оныгыбыз 1нче сыйныфка керә. Аксубайдан ук килдек»

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу елны тантаналы линейка 2 сентябрь – дүшәмбе уздырылды.

Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.

Шәһәребезнең ЗЯБ бистәсендә урнашкан 4нче белем бирү мәктәбендә дә тантана бик дулкынландыргыч узды. Белем көне белән укучыларны укытучылар, әти-әниләр, җитәкчеләр тәбрикләделәр. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач, мәктәп директоры Айрат Асаинов коллективны яңа уку елы белән тәбрикләде, уңышлар теләде.

«СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев укучыларга, укытучыларга изге теләкләрен җиткерде, әти-әниләргә сабырлык теләде, мәктәп коллективына исә зур музыкаль колонка бүләк итте.

Беренчеләр абый-апаларын шигырьләр сөйләп куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, кәгазьдән ясалган символик самолетлар тапшырды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң классларда тынычлык дәресләре узды.

Матур итеп киенгән, бер читтә сөйләшеп торган әбиләр-бабайларга игътибар иттем. Алар оныклары – Раян Гайнуллинны 1нче сыйныфка озатырга килгән килгән ике як әби-бабайлар булып чыкты.

– Оныгыбыз 1нче «А» сыйныфында белем алачак. Бәйрәм көн бу, чын бәйрәм! Эштән сорап, менә бабасы белән линейкага без дә килдек. Раян өчен, аларның укытучылары, әти-әниләре өчен генә бәйрәм түгел бу, без – әби-бабайларның да бәйрәме. Бик олы юлга аяк баса оныгыбыз. Берүк уңышлар гына насыйп итсен, – дип сөйлиләр Мөнибә ханым белән Әхсән Имамовлар. 

– Ә без оныгыбызның бәйрәмендә булабыз дип, Аксубайдан хәтле килеп җиттек. Аллаһка мең шөкер, Раяныбыз бик теләп мәктәпкә китте, укырга теләге дә бик зур. Ул безнең укый да белә, саный да, кушу-алуларны да өйрәнде. Мәктәпкә кайчан барабыз дип, аптыратып та бетерде. Яхшы укыр дибез, Алла теләсә, – диләр Рәмия ханым һәм Рифкать Гайнуллиннар. 

Хәерле юл сезгә, балалар. Хәерле уку еллары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев