Опрессовканың өченче этабы вакытыннан алдан тәмамлана
Кайсы комплексларда кайнар су бирделәр?
Чаллы җылылык челтәрләре йортларда кайнар су белән тәэмин итүне вакытыннан алда торгыза башлады. 22 июнь иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, су сүндерелгән 205 йортның 55енә кайнар су бирелгән инде, бу гомуми санның якынча 27% ын тәшкил итә.
Эшләрнең барышы:
• Тулысынча торгызылды: 4, 5, 6 һәм 20 нче комплексларда.
• Өлешчә торгызылды: 23 һәм 49 нчы комплексларда.
Сынаулар башланганнан соң дүртенче тәүлектә үк идарәче компанияләргә су бирү турында беренче телефонограммалар җибәрелде.
Гидравлик сынауларның өченче этабы барышында җылылык челтәрләрендә 24 җитешсезлек ачыкланган: шуларның 6сы – магистраль челтәрләрдә, 18е – квартал эчендәге челтәрләрдә. Бүгенгә 13 җитешсезлек бетерелгән, ремонт эшләре дәвам итә.
Йортларына су кушылгач та кайнар су булмаган кешеләргә үзләренең идарәче компанияләренә (УК) мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Гидравлик сынауларның өченче этабы 29 июньне кертеп, шул көнгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев