Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өрәк нәрсә әйткән булыр иде?

«Кабергә карап торам – монда басуда аты белән үлгән юлчы күмелгән, диләр».

Җен эзләп йөргән вакытларым. Беркөнне иптәш хатын керде дә: “Вахит белән Ямаш авылы арасындагы ялгыз кабердән ап-актан киемгә киенгән өрәк чыга икән, әллә ничә кеше күргән”, – дип сөйләде. Үзем дә ишеткән идем инде. Әмма бит күпме эзләп була, кырыкмаса-кырык җиргә бардым – күренмиләр миңа. Шулай да көтү кайтыр вакыт җиткәч иремә тагын бер мәртәбә генә тикшереп карарга теләвем турында әйттем. Без сөйләшкәндә ишек алдында берничә кеше бар иде.

Унбер тулырга 15 минутта төшеп киттем. Мин әйтәм, бәлки алар минем киенүемне ошатмыйлардыр дип, сумкама ак җәймә дә тыктым. Кабер каршындагы дамба өстенә менеп кунакладым. Төнлә салкын, юеш, басып торасы иттем. Кабергә карап торам – монда басуда аты белән үлгән юлчы күмелгән, диләр. Бичараның туганнары бик эзләгәннәрдер инде. Нигәдер авыл ягына күзем төште. Малай җаным, төшеп килә ике ап-ак шәүлә, караңгылык ул кадәр көчле түгел.

Ниһаять! Тукта, нигә ике соң әле болар? Күмелгәндә үзе генә булган бит ул. Димәк, теге дөнья бар диюләре дөрес –өйләнгән инде ул анда, ә бәлки үз хатынын эзләп тапкандыр? Ә нигә алар авылдан килә, мин бит кабердән күземне дә алмадым, алар аннан чыкмады? Телефоныма карыйм, беренче ярты. Ярар, төшеп җитсеннәр инде, сорашырмын. Бәлки мин төшкәнче үк кузгалып прогулкага чыкканнардыр, белмәссең кешене. Тьфү, өрәкләрне диюем! Кабер янына ук барыйм әле, кереп таймасыннар дип уйладым да, акрын гына, тавышсыз басырга тырышып, кабергә килеп терәлдем. Тегеләр килеп җитәргә 20-30 метр ара калды. Бәтәч! Җәймәне бөркәнергә онытканмын бит!

Бөркәндем дә, боларның каршыларына чыктым. Шуннан башланды инде әкәмәтләр. Иң элек ачы итеп кычкыру катыш улаган тавыш ишетелде – ир кеше тавышы. Аннан соң шәүләләр кинәт өсләрендәге ак киемне салып аттылар. Бераздан икенче ир дә улый башлады. Сәер! Нигә икесе дә ир кеше? Һәм нигә шулкадәр курыктылар? Килеп җиткәч, карыйм, кием дигәнем ике җәймә икән. Икенче көнне барысы да аңлашылды: без сөйләшкәнне ишеткән күрше авылның ике кешесе мине куркытмакчы булганнар икән. Әмма үзләре шыр җибәреп, ни үле, ни тере хәлдә өйләренә кайтып егылганнар. Икенче көнне кешеләргә, үз күзләребез белән өрәк күрдек, кабердән чыкты, күзләре янып тора, мөгезе бар, ышанмасагыз, Ямашның Миләүшә ападан сорагыз, ул да күргәндер, ул да шунда иде дип, ипи тотып, ант иткәннәр. Шаклар каттым! Җүләрлекләренә түгел, ике өрлектәй ир-егетнең шулкадәр куркак булуларына. Минем урында чын өрәк булса, нәрсә уйлар иде безнең ирләр турында?! Бөтен өрәк дөньясына страм буласы идек бит. Бер-бер гамәл кылыр алдыннан үз мөмкинлекләреңне чамаларга кирәк бераз!

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Ямаш авылы.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә