Пассажирны мыскылласаң, җәза алырсың
Яр Чаллы маршрут автобусы шоферы пассажирны "таза" дип кимсеткән өчен җәзасын алды. Дорфа шоферга карата дәгъвә "Халык контроле" мәгълүмат системасына җибәрелгән иде. Пассажир хатын-кыз түләү өчен машина йөртүчегә мөрәҗәгать итә һәм бернинди сәбәпсез шофер аны сүгенү сүзләре белән рәнҗетә башлый. Хәтта "таза" дип тә мыскыллый. Җавап шәһәр башкарма комитетыннан килде....
Яр Чаллы маршрут автобусы шоферы пассажирны "таза" дип кимсеткән өчен җәзасын алды. Дорфа шоферга карата дәгъвә "Халык контроле" мәгълүмат системасына җибәрелгән иде. Пассажир хатын-кыз түләү өчен машина йөртүчегә мөрәҗәгать итә һәм бернинди сәбәпсез шофер аны сүгенү сүзләре белән рәнҗетә башлый. Хәтта "таза" дип тә мыскыллый.
Җавап шәһәр башкарма комитетыннан килде. "Әлеге факт буенча белгечләр тикшерү үткәрде. Фактлар расланды."
43нче маршрут буенча пассажирларны йөртүне оештыручы шәхси эшмәкәр Фахразиев И.А. шәһәр башкарма комитетына чакырылды.
Тикшерүләр нәтиҗәсе буларак, микроавтобус шоферы Р.Д. Галиуллинга катгый кисәтү белдерелде. Ә шәхси эшмәкәргә машина йөртүчеләр белән җитди сөйләшергә, мондый күңелсез хәлләрне булдырмау максатында, пассажирларга карата итәгатьле һәм игътибарлы булу зарурлыгы турында планнан тыш инструктаж үткәрү тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев