Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенилар гамәлдән чыгарылырга мөмкинме?

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, РФ Үзәк банкы тарафыннан төп ставканың 20%ка кадәр артуы аркасында, пенилар күләме дә арткан. Торак өчен идарәче компания алдында бурычлары булган кешеләр узган ай өчен яңа исәп-хисап белән үзгәртелгән түләүләр алган инде.

Әмма зур суммаларны исәпләү эше контрольдә тотыла: «Безнең шәһәрнең идарәче компанияләре һәр кеше белән төп бурычны түләү буенча пенилар күчерүне индивидуаль рәвештә карарга әзер, моның өчен яшәү урыны буенча идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Илья Зуев.

Пенилар көн саен исәпләнә, аны исәпләүгә озак вакытка кичектерелү һәм бурыч суммасы йогынты ясый. Әйтик, бурыч суммасы 60 мең сум булган очракта пени 40 мең сумга җитәргә мөмкин. Идарәче компаниягә шәхси гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, әлеге графаны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы