Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Пенсия билгеләү өчен нинди документлар әзерләргә кирәк?

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» аша бирү уңайлырак.

Ел башыннан Чаллыда яшәүче 24.меңнән артык кеше пенсия билгеләүгә гариза бирде. Россия Социаль фонды белгечләре эш стажы һәм хезмәт хакы турындагы документларны, хезмәт кенәгәләрен һәм белешмәләрне тутыруның дөреслеген алдан  тикшерәләр, шулай ук җитмәгән мәгълүматларны соратырга ярдәм итәләр. Бу исә булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы стажны һәм башка мәгълүматны пенсия билгеләгәнче үк исәпкә алырга мөмкинлек бирә. 
           Чаллыда яшәүчеләр пенсия билгеләү турында гаризаны үзләре өчен уңайлы булган ысул белән - шәхсән социаль фондның клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә барып, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшыра ала.
           «Татарстандагы 120 клиент хезмәте һәм күпфункцияле үзәктә  Социаль фондның барлык хезмәтләре турында мәгълүмат  алырга мөмкин. Әмма күпчелек электрон вариантка өстенлек бирә - барлык гаризаларның 76% ы «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшырылган. Мондый ысул уңайлы, вакытны янга калдыра», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
             Гариза гадәттә  биш көн эчендә карала,  белешмәләрне ачыклау таләп ителгән очракта,  вакыт озайтылырга мөмкин. Барлык документлар да алдан әзерләнгәндә, түләүләр тоткарлыксыз һәм еш кына  регламенттан тизрәк тә билгеләнә. Гариза электрон форматта бирелгән булса, түләү билгеләү турында хәбәрне «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта күреп булачак.
            Пенсия билгеләүгә документлар әзерләү өчен үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем алу турында диплом, никахлашу һәм балалар туу турында таныклыклар булу  җитә.
            Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе көн саен тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев