Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләр 1 апрельдән тагын арта

Бу кемнәргә кагыла?

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Социаль пенсияләр берничә сәбәп буенча билгеләнә: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту, шулай ук ятим балалар өчен. 
Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә.
Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Пенсияләрне индексацияләү автомат рәвештә башкарылачак. 
2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме – 9 424,1 сум. Әгәр бу пенсионерның бердәнбер керем чыганагы булса, аңа яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә акча түләнә. Татарстанда 2026 елда пенсионерлар  өчен яшәү минимумы – 16 098 сум.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация