Пенсияне арттырып буламы?
Белгеч җавап бирде.
Пенсия күләмен арттыру өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды аша шәхси лицевой счетның торышы турында белешмә алып, хезмәт стажының ничек исәпләнгәнлеген тикшерергә-барларга кирәк.
Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец әйтүенчә, Социаль фондтан алынган белешмәдә эш чорлары турында мәгълүматлар тулы булмаса, турыдан-туры эш бирүчедән белешмә сорау зарури.
Компания, фирма ябылган икән – архивка мөрәҗәгать итәргә. Әмма 1990 нчы елларда күп кенә предприятиеләр кәгазь эшенә салкын караган, документларны архивка тапшырмаган. Мондый очракларда стажны раслау өчен суд ярдәм итәчәк.
Суд каравы өчен эшләгәнлекне раслаган теләсә нинди дәлилләр: исәп-хисап кәгазьләре, ведомостьлар, пропусклар, хезмәт бүләкләре, элекке хезмәткәрләрнең күрсәтмәләре ярдәм итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев