Пенсионер өчен нинди салым ташламалары бар?
Белә идегезме?
Россиядә пенсионерлар берничә төрле салым ташламасыннан һәм социаль ярдәм чарасыннан файдалана ала. Алар арасында аерым объектлар өчен милек салымы түләүдән азат ителү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр һәм капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсацияләр бар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Мария Дробот әйтүенчә, Россиядә физик затлар милкенә салым буенча федераль ташлама гамәлдә булуын әйтеп үтте.
«Пенсионерлар физик затлар милкенә салым буенча федераль ташламадан файдалана ала. Аларның һәр төрдәге бер объект өчен салым түләмәскә хокукы бар. Мәсәлән, бер фатир, бер торак йорт, бер гараж яки машина кую урыны өчен», – диде.
Пенсионерларның җир салымы түләгәндә бер участоктагы алты сутый җир өчен дә ташламага хокукы бар.
Тагын бер ярдәм төре – торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия, капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсация дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев