Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларны алдыйлар

Җинаятьчеләр ялган юл белән шәхси мәгълүматләрне алырга тырыша.

Халыкка  билгесез кешеләрнең үзләрен социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары арткан. Бу хакта ТР буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр итә. Мондый сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.

Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Таныш түгел кешеләргә шәхси мәгълүмат хәбәр итүдән сакланыгыз.

"Миңа шалтыратучы үзен Александар дип таныштырды. Социаль фонд хезмәткәре булуын әйтте. Янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләве бар икән, аны миңа билгеләр өчен паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын атарга сорады. Мин телефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд  хезмәткәре миңа Александрның мошенник булуын,   паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын эйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте", - дип сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыйкова.

Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә  дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.

Шулай ук кисәтеп куябыз: Социаль фондка язылу өчен телефон аша СМС-код җибәреп раслау да мошенниклар схемасы. Социаль фондның клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми  "Алдан язылу" электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы вакытны сайлый аласыз.

         Еш кына мошенниклар  пенсияләр күчерелә торган банк карталары  яки счетларның  куллану сроклары чыккан дип алдый һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотыгыз - пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын   пенсионер үзе генә Социаль фондының Чаллы бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала!

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр;  шалтырату түләүсез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев