«Пятачок»ка ИИ да кушылды
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок»ка ИИ да кушылды

Ничек итеп?

«Шәһри Чаллы»дан «Пятачок»ның тагын бер җыры бар хәзер. Беренчесе – «Эх, Пятачоклары» (З. Минһаҗева көе, И. Гомәров сүзләре) – Илнур Гомәров башкаруында һәр «Пятачок»та яңгырый. Ә яңасы 22 октябрь көнне беренче тапкыр яңгырады. Сүзләрен хезмәттәшебез – газетабызның баш редакторы урынбасары Илшат Солтанов язды. Көе – ИИныкы (ясалма интеллект). 

– Илшат, синең шигырьләр язганыңны белә идек. Ничек җыр иҗат итәргә дә уйладың?
- Без хәзер эштә бик актив төстә ясалма интеллект белән эшләргә өйрәнәбез. Заман таләбе, димме? Промпт (ИИга кушылган бирем) буенча үзебезгә кирәкле мәгълүматларны да табабыз, текстлар белән эшлибез, кирәк булса, рәсемнәрне дә тиз генә ясатып алабыз. Минем җыр да яздырып карыйсым килде.

Мондый ысул белән иҗат итүче татар авторлары да бар бит. Рамил Каниповны гына мисал итеп алыйк. Аның Ленар Шәех сүзләренә язылган «Синең янда гына юл башым» җыры да ясалма интеллект ярдәмендә эшкәртелеп, социаль челтәрләрдә киң таралды.

Кыска вакыт эчендә ул миллионлаган карау һәм меңләгән лайк җыйды. Шундый уңышлы мисалларны күргәч, минем дә бу ысулны сынап карыйсым килде.Үзебезнең «Пятачок» турындагы шигыремә промпт-сорау яздым. Гадәттә, җырлар яздыру түләүле программада эшләнә, миңа каяндыр бушлай программа да очрады.

– ИИга нинди таләпләр куйдың?
– «Пятачок»ның ни икәнен аңлаттым: анда кешеләр яшьлекләрен сагынып, яшьтәшләрен, дусларын очратырга килә, шуңа күрә ностальгия салынырга тиеш, дип. Беренче варианты ук үземә ошады. Хезмәттәшләремә дә тыңлаттым. Аннары «Пятачок»та аны кешеләргә дә тыңлатырга дип килештек. Бик яратып кабул иттеләр. 

– Илшат, биш ел «Пятачок»лар уздырабыз. Халык аны бик ярата, рәхмәт әйтә. Проектка багышлап шигырьләр язучылар да бар. Син ничек язарга уйладың? 
– Без чынлап та халыкчан проект булдырдык. Башка андый юктыр да. Без бит бу очрашуларны башыннан ахырына кадәр оештыручылар, мин үзем туры эфирга яздыру өчен җаваплы. Кешеләрне күзәтергә яратам, аларның ничек ашкынып килүләрен, бер-берсе белән очрашканда йөзләре балкуын, канатланып биюләрен күрәм. Гел уйлыйм: күпме кешеләрне сөендерәбез без, дип. Шуңадыр шигырь күңелемә килде. Мин, әлбәттә, шагыйрь түгел, шигырем дә гади.

– Ничек уйлыйсың, бу җыр популяр булып китәрме?
– Әйтә алмыйм, тик интернетта караулар бик күп. Хәзер менә җырны редакция коллективы белән студиядә яздырырга уйлыйбыз әле. Ул чагында тагын да кызыграк булыр.
Резидә Юсупова 
 


Шәһри Чаллы пятачоклары ИИ

Нет комментариев