Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачоксыз ничек яшәгәнбез икән?»

Бүгенге көндә өлкән яшьтәгеләргә барып, рәхәтләнеп саф татарча биеп, тальян моңнарына кушылып җырлап күңел ачу өчен чаралар юк дәрәҗәсендә.

«Әлеге җәй сезнең өчен нинди вакыйга белән истәлекле булды?» – дисәләр ни дияр идегез икән?! Ә мин ике дә уйламый: «Пятачоклар белән», – дип җавап кайтарыр идем. Юк, газетабыз кабат җанландырып җибәргән проект булган өчен генә түгел, ә чәчләренә чал кунган абый-апаларның күңелләренә кабат яшәү яме өргән чара булганы өчен. Бу исә бер генә дә купшы сүзләр түгел, ә чып-чын хакыйкать.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә өлкән яшьтәгеләргә барып, рәхәтләнеп саф татарча биеп, тальян моңнарына кушылып җырлап күңел ачу өчен чаралар юк дәрәҗәсендә. Шәһәребездә генә түгел, ә хәтта җөмһүриятебездә дә. «Нишләп, айга әллә ничә тапкыр концертлар, чаралар үтә бит», – дияр кайберәүләр. Үтүен-үтә, бәхәсләшмим. Тик һәркемнең дә ул шоу-тамашарга йөрергә матди хәленнән килми шул. Очын-очка ялгап, һәр тиенен кадерләп гомер кичергән кешеләр дә бар бит әле арабызда. Алар өчен дә, минемчә, пятачокларыбыз үзенә күрә бер күңел юанычы булды. Чөнки бездә бар да түләүсез, билет та аласы юк, әле киресенчә үзебез бушка таратабыз без ул билетларны. Тәүге пятачокта, Ял һәм мәдәният паркы ярдәме белән, карусельләрдә күңел ачар өчен тапшырсак, аннары инде йорт җиһазлары, савыт-саба кибетләренә дә сертификатлар тараттык.

Шөкер, хәйриячеләр дә проектыбызның социаль әһәмияткә ия чара икәнен яхшы аңлады. Кыяр-кыймас кына спонсорлык ярдәме сорап язган хатларыбызны, кире кагучылар булмады да диярлек. Татлыдан-татлы туңдырмалары белән куандырган «Славица» фабрикасына, тәмле сулары белән сөендергә «Булгарпиво» компаниясенә, телең йотмалы карбызлары белән куандырган «Караван» базарына, милли яулыклары, калфаклары белән һәр пятачогыбызга ямь өстәгән «Рәхмәт» кибете хуҗаларына рәхмәт дими ни диясең?! Бу гына да түгел, күз карасыдай саклап, карап үстергән әтәчләренә кадәр бушка алып килүчеләр дә булды бит чараларыбызга... Ил төкерсә, күл була дип юкка гына әйтмиләр шул инде.

Инде менә бу юлы самолет кадәр самолетта бушка очу мөмкинлеге бирүче Аэроклуб та табылды. Аның җитәкчесе  үзебезнең татар егете – Рамил Гаязов. Изге гамәлләрегез белән, изге эшләребезгә теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт сезгә изге кешеләр. Гигант Камазыбызны һәм Чулман ярында җәйрәп яткан Ак калабызны төзү өчен иң кадерле яшьлек елларын кызганмаган көмеш буыныбыз өчен бу безнең тарафтан зур бер хөрмәт билгесе буларак кабул ителсен иде. 

Инде пятачокларыбызның үзенә тукталсак, аның чираттагысы 4 августта үтте. Бу юлы күңел ачу чарасы газетаның август аенда билгеләп үтелүче Туган көненә багышланды. 

«Туган көн, әлбәттә, бүләксез булмый. Күңелегез ни тели – шуны алып килә аласыз. Иң оригиналь бүләк иясенә үзебез дә самолетта очу өчен сертификат әзерләдек», – дип вәгъдә иткән идек. Моны истә тотып, газета укучыларыбыз кичәбезгә күчтәнәчләр белән килгән иде. Күренеп тора,  милләттәшләребез каләм осталарын шаккатыру өчен фантазияләрен бик тырышып эшкә җиккән. Шәһәрдәшебез Гөлсинур Шәйхаттарованың гына күчтәнәчен алыйк: үз куллары белән, төн йокыларын калдырып, күз явын алырлык торт ясап килгән үзе. Газетабызның төсләренә кадәр туры китереп, «Шәһри Чаллы», Туган көнең белән» дип тә язып куйган. Рәзилә апа Шәехова һәм Зәһинә Гәрәевалар да кимен куймаганнар. Бер караштан ук авыздан сулар йөгерүче ит һәм ярма бәлешләре пешергәннәр. Бүләк хуҗалары, әйтерсең, алдан ук килешеп-сөйләшеп куйганнар: сый тулы табын монсыз булмый бит инде дигәндәй,  Әлфия исамле ханым (фамилиясен әйтмәде) өря ңа чәйнеккә кадәр күтәреп килгән. Менә ниниди кайгыртучан газета укучыларыбыз бар безнең, мең-мең рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! 

Шәһәрдәшебез Гүзәлия Ибраһимова исә барын да уздырды. Редакциябезгә ул символик бүләк – кадак тапшырды.
 «Сез шәһәребезнең бердәнбер татар газетасы. Безне һәрвакыт туган телебездә язылган, көн кадагына суккан кызыклы язмалар белән куандырып торыгыз» , – дип ул үзе язган шигырь юллары аша изге теләкләрен ирештерде. Һәм, тамашачыларның да фикерен исәпкә алып, аның бүләге иң оригиналь дип табылды. Милләтәшебезгә, вәгъдә ителгәнчә, ике кешелек самолетка утырып, Чаллыбызны кошлар биеклегеннән күзәтү өчен махсус сертификат тапшырылды. 

Әйтергә кирәк, әлеге пятачок  газетаны котларга килгән күпсанлы кунакларыбыз өчен дә истәлекле булды. Мисал өчен, бу кичтә биредә “Мама Маликушки” буларак күпләргә яхшы таныш блогер Олеся Борина тәүге тапкыр зур сәхнәгә менеп чыгыш ясады. Тамашачылар яшь җырчыны алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Шәһәрдәшебезнең башлангычы уңышлы булсын, аңа яңадан-яңа иҗади үрләр теләп калабыз!

Яраткан җырчыларыбыз, танылган сәхнә осталары: Сәрия Нәбиуллина, Илсөяр Зарипова, Илзидә Госманова , Илнур Гомәров, Алина Әхмәтшина да җырлы күчтәнәчләре белән куандырды. Кайчандыр “Шомыртлар чәчәк ата” җыры белән күпләрнең күңелен яулаган эстрада йолдызы Алмаз Ишморатов исә дәртле чыгышыннан кала, редакциябезгә үз куллары белән ясаган стена сәгате дә бүләк  итте. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип белми әйтмиләр инде. Җыр-моң дөньясыннан бушаган арада әнә шулай агачтан төрле эшләнмәләр дә ясый икән хәзер талантлы шәһәрдәшебез. 

Узган пятачокларда сәхнә кыздырган яшь җырчы Артур Салиховның да кемгә охшап шулай талантлы булуын ачыкладык бу юлы. Баксаң, шәһәрдәшебезнең әнисе Фәнилә ханым да тулы бер залны үзенә генә каратырлык сәләткә ия икән. Моңа бәйрәмгә килгән һәркем инана алды. Халкыбызның күңел сандыгында урын алган онытылмас җырлар, дәрте гармун моңы тамашачыларны янә яшьлегенә алып кайтты. Искиткеч бүләк булды бу Фәнилә ханымнан. 
Әлбәттә, күчтәнәчләр моның белән генә чикләнмәде. Пятачокка килгән күпсанлы тамашачыларга, югарыда телгә алып киткән спонсорларыбыз исеменнән туңдырмалар, татлы эчемлекләр дә таратылды.

Әйтергә кирәк, быелгы җәй шәһәрдәшләребез өчен һичшиксез пятачоклар белән  истә калачак. Утыз елдан соң кабат торгызылган бу кичке уеннарны халык чын-чынлап яратып кабул итте. 

«Пятачокларга без Чаллыдан гына җыелмыйбыз, арабызда республикабызның башка район-шәһәрләреннән дә килүчеләр бар. Сабакташлар, авылдашлар, элек тулай торакта бергә яшәгән, заводларда иңне-иңгә куеп көч куйган кешеләр янә биредә бер-беребез белән күрешеп, якты хатирәләрне барлыйбыз, яшьлекләребезне искә алабыз.  Мондый мөмкинлек булдырганыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә. Пятачоксыз ничек яшәгәнбез икән?», – диде бер тавыштан чарага килүчеләр. 

Милләттәшләребез шулай ук киләсе пятачокны да түземсезлек белән көтеп калуларын белдерде. Ә ул исә инде үзен озак көттермәс, кояшлы, җылы көннәр узганчы, тагын бер очрашып, туйганчы уйнап-биеп алырга исәп бар әле.

Пятачоктан - фоторепортаж
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок