Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пляж волейболы буенча көчле командалар ачыкланды

Чаллыда эшче яшьләр арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды.

Спартакиада кысаларында үткән ярышларда 18 ир-атлар һәм 10 хатын-кызлар командалары катнашты. 
Нәтиҗәдә ир-атлар арасында призлы урыннарда «Ремдизель», «ЗАВОД МЕХАНИЧЕСКИХ ТРАНСМИССИЙ», «Газпром» предприятиеләре спортчылары калды. Хатын-кызлар арасында 1нче, 2нче һәм 3нче урыннарда – «ТЭМПО», «КМК «ТЭМПО» һәм «Ремдизель» предприятиеләре уенчылары.

Җиңүчеләрне Татарстанның Чаллы шәһәре буенча волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов бүләкләде. Турнирда катнашканнарга медальләр, дипломнар һәм оештыручылардан бүләкләр дә тапшырылды. Беренче урын яулаган командалар кубоклар белән бүләкләнде.

– Волейбол ярышлары 10 көн дәвам итте. Командалар әзерләнеп килгәннәр. Пляж волейболы турнирына шуның белән йомгак ясадык. Хәзер хәйрия акциясенә ныклап эшлибез. Яңа уку елы алдыннан шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә без мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм итәбез, булачак мәктәп укучыларына кирәк-яраклар алырга булышабыз. Бу акция 16  августка кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркем катнаша ала, – дип сөйләде безгә шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советы рәисе Рамил Гыйльфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев