Президент ил халкына тагын мөрәҗәгать итеп ни әйтмәкче була?
Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узганнан соң милләткә мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга җыена икән.
Мөрәҗәгать кайчан булыр һәм, гомумән, булырмы-юкмы дигән сорауга Кремльдә төгәл җавап бирмиләр. "Бу Президент карарына бәйле булачак", — дип белдерә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Билгеле булганча, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне итеп 1 июль сайланды.
фОТО Zen.yandex.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев