Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент указы

РФ Президенты Владимир Путин "2014 елның октябрь-декабрь айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт узган гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында"гы Указны имзалады. Указ текстында күрсәтелгәнчә,1996 елның 31 маенда кабул ителгән "Оборона турында"гы 61нче һәм 1998 елның 28 мартындагы "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы 53нче федераль...

РФ Президенты Владимир Путин "2014 елның октябрь-декабрь айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт узган гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында"гы Указны имзалады. Указ текстында күрсәтелгәнчә,1996 елның 31 маенда кабул ителгән "Оборона турында"гы 61нче һәм 1998 елның 28 мартындагы "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы 53нче федераль законнар нигезендә Президент карар чыгара:

- 2014 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр 18дән 27 яшькәчә запаста булмаган Россия Федерациясе гражданнарын 1998 елның 28 мартында кабул ителгән "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы 53нче федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә чакыруны башкарырга;

- "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль закон нигезендә, чакыру буенча хәрби хезмәт вакыты чыккан солдат, матрос, сержант һәм старшиналарын хәрби хезмәттән азат итәргә;

- РФ хөкүмәте, РФ субъектлары башкарма хакимият органнарына һәм чакырылыш комиссияләренә РФ гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларны үтәүне тәэмин итәргә;

- федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә запаста булмаган, ведомство карамагындагы органнарга һәм әлеге федераль башкарма хакимият органнары оешмаларына хезмәткә алынган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле РФ гражданнарына карата "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль закон нигезләмәләре үтәлешен тәэмин итәргә;

- әлеге Указ рәсми рәвештә басылганнан соң үз көченә керә, диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев