Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Притяжение» торак комплексында 30 мең квадрат метрлы мәктәп сафка баса - ФОТОЛАР

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Притяжение» торак комплексында мәгариф үзәге – 57нче гимназия төзелешен карады.

– Әлеге мәгариф учреждениесе – «Притяжение» торак комплексы үсешендә зур адым. Торак һәм төзелеш сәясәте дөрес алып барыла: иң беренче социаль һәм мәдәни объектлар сафка баса, аннары гына йортлар төзелә. Чаллы халкы фатир сатып алганда баласын кайда укырга кертергә, кайда бакчага алып барырга дип борчылырга тиеш түгел. Менә «Притяжение»дә инде балалар бакчасы бар, мәктәп ачарга планлаштырабыз. 

«Притяжение» мәгариф үзәге – 57нче гимназия төзелешенә 2 млрд 500 млн сум акча бирелә. Мәктәптә белем алачак 1501 балага бүлеп карасак, бер укучыга 1 млн 800 мең сум дигән сүз. Объект 1 сентябрьгә әзер булачак, – диде шәһәр мэры.   

«Притяжение» мәгариф үзәгендә гимназия класслары да, гади сыйныфлар да эшләячәк. 

– 1 сентябрьдән «Притяжение» торак комплексыннан ике маршрут җибәрәбез – 2ле һәм 3ле автобуслары. Июнь дәвамында шәһәргә 24 автобус сатып алыначак, – дип тә өстәде шәһәр мэры.  

Соңыннан Наил Мәһдиев мәктәп эченә үтте. Объект үзенең масштабы белән сокландыра. Әйтик, яңа гимназиядә 700 урынга исәпләнгән киноконцертлар залы булачак. «Моны берничек тә актлар залы дип әйтеп булмый. Ул «Энергетик» мәдәният сарае залына тиң!» – дип билгеләп үтте Наил Гамбәр улы. Биредә шулай ук ике бассейн, заманча китапханәләр, ашханә-буфетлар эшләячәк. Технология дәресләре өчен махсус столяр-слесарьлык кабинетлары да, кызлар шөгыльләнә алырлык тегү-чигү бүлмәләре дә, заманча кухня да булдырылачак.  

– Һәр этажны махсус төсләр белән бизибез. Әйтик, беренче кат яшел, икенчесе – сары, өченче кат зәңгәрсу төстә булачак. Монохромны пиксель графикасы белән алмаштырып барабыз. Шунысы мөһим: коридорларның бер ягы гына дизайн-бизәлеш алачак, икенче ягына мәгълүмати стендлар урнаштырып булачак. 

Һәр сыйныф махсус бизәләчәк. Әйтик, химия кабинетларында Менделеев таблицасы белән кечкенә шкафлар барлыкка киләчәк, шул ук физика, биология класслары да мәгълүмати стендлар белән баетылачак, – дип сөйләде Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева.  

Директор Елена Федоренконың тәкъдимнәрен исәпкә алып, гимназиянең эчендә холларда яхшы билгеләргә генә укыган балаларның, сыйныфларның, мактауга лаек укытучыларның фотолары урын алачак. Мәгариф учреждениесендә музей-коридор да булдырылачак. Биредә укучыларның эшләре һәм грамота-дипломнары урын алачак.

57нче гимназиянең элеккеге бинасы 3 мең квадрат метр мәйданны биләсә, яңа гимназия 30 мең квадрат метрны тәшкил итә. Әлегә эшләр 60 процентка башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев