Рәисә Хөсәенова: «Таҗикстаннан кайтырга туры килде»
Чаллы Сабан туена ул мамык йоннан бәйләнгән эшләнмәләрен алып чыкты.
Чаллы Сабан туенда остаханәләр ярминкәсе эшләде. Казаннан 10 яшьлек Әмир бабасы ясаган курайларны алып килгән. Үзе дә өздереп уйный.
"Бабакай 5 яшьтән үк өйрәтте. Оныкларының бөтенесе дә уйный белергә тиеш, ди. Мин инде күп кенә конкурсларда катнашып җиңдем", - ди Әмир.
Милли орнамент төшерелгән кием-салым, сөлге, яулыклар, намазлыклар да халык игътибарын җәлеп итте. Алар Чаллыда җитештерелә.
”Без милли орнаментларны саклап калырга, аларны популярлаштырырга тырышабыз. Милли киемнәребезгә да ихтыяҗ зур булсын дибез", - ди "Остазлар" остаханәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рәмилә Гәрәева.
Рәисә Хөсәенова мамык йоннан бәйләнгән шәл, паутинка, жилетлар, бияләйләр алып килгән.
"7 яшьтән бирле бәйлим. Әбием өйрәтте. 5-6 сыйныфларда каникулларда алтышар паутинка бәйли торган идем. Хәзер дә буш вакыт булса, гел бәйләмдә. Үзем заводта эшлим. Бәйләм мине тынычландыра. Ял итәм мин", - ди ул.
Рәисә ханым Таҗикстанда туып үскән. Анда уздырган елларны ул сагынып искә ала. 3 подъездлы йортта торганнар. Төрле милләт кешеләре белән дус яшәдек, ди. Советлар Союзы таркалгач, Таҗикстанда гражданнар сугышы башлана. Алар күченергә мәҗбүр була.
"Әниләр Оренбургка китте. Ирем Татарстаннан булгач, Чаллыда төпләндек. 25 яшь иде миңа. Гомернең күп өлеше монда узды. Әмма Таҗикстан барыбер сагындыра. Бергә укыган дусларны күрәсе килә. Анда тормыш җиңел иде", - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев