Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Хәлимов: «5 апам бар. 5се дә укытучылар»

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары гаилә династиясе белән таныштырды.

Чаллыда узган август киңәшмәсендә күпләр җитәкче Рамил Хәлимовны яңа яктан ачты. Дөресрәге, династиясе турында белде. Нәселендә күбесе укытучылар икән. Гаиләнең гомуми педагогик стажы – 550 ел. Әлеге факт шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинда да кызыксыну уятты. Рамил Хәлимов династиясе турында үзе сөйләде. 

-    Бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. 8 баласының 7-се укытучылар, берсе – табиб. 22 оныгының 11-е - укытучылар. Үземнең 5 апам бар. 5се дә укытучылар, - ди ул.

Рамил Хәлимов белеме буенча тарих укытучысы. Күп еллар ул Чаллының мәгариф өлкәсендә хезмәт куйды. Аның тормыш иптәше Рушания Хәлимова - биология укытучысы. Кызы белән улы да мәгариф өлкәсендә эшлиләр. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Рамил Хәлимовка династиясенең гомуми педагогик стажын 1 мең елга тутырырга кирәк, дип шаяртты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел укытучысы