Ранис Гыйләҗетдинов - Сабантуй абсолют батыры
Тәкәдән тыш, аңа «Лада Веста» автомобилен тапшырдылар.
Быел Чаллы Сабан туеның абсолют батыры - 28 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов. Ул финалда Актаныш егете Азат Габдерәшитов белән бил алышты.
Көрәш кызу барды. Җанатарлар тын да алмыйча күзәтте. Төп приз - "Лада Веста" автомобиле бит! Нәтиҗәдә Ранис яхшы алымнар кулланып, күбрәк баллар җыйдыр һәм көндәшен җиңде.
"Әти-әниемнең, сөйгәнемнең миңа ышанычы, теләп торулары ярдәм итте", - ди ул үзе.
Искәртергә кирәк, Ранис 2019 һәм 2022 елларда да абсолют батыр исеменә лаек булды. Узган ел ул, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, җиңүгә ирешә алмады. Абсолют батыр исемен Эльдар Хәмитов алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев