«Ранисны әнисе көрәшкә 3 тапкыр кыстап алып килде»
Абсолют батыр исемен яулаган Ранис Гыйләҗетдинов турында кызыклы фактлар.
28 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов Сабан туе абсолют батыры дип игълан ителгәч, әти-әтиләренең шатлыгы эченә сыймады. Ранисның әтисе, Разин әфәнде: "Улыбыз өчен борчылып тордык", - ди. "Травма алмаса гына ярый дип курыктым", - ди әнисе дә. Исегезгә төшерәбез, узган ел ул көрәшкәндә хәле начараеп хастаханәгә эләккән иде.
"Ранисым 3 тапкыр Дөнья чемпионы исемен алды. Спорт мастеры ул. Көрәшкә 7 яшендә үзем җитәкләп алып килдем", - дип уртаклашты әнисе Анна Гыйләҗетдинова
Сабан туенда Ранисның беренче тренеры Илгиз Шәмсевәлиев та бар иде. Ул да укучысының җиңүенә сөенүен белдерде.
"Доволен. Миндә 10 ел шөгыльләнде. Әнисе алып килгәндә таза гына малай иде. Башкалар җитез, тиз алдыралар иде. Ул бераз калыша иде. Әмма Ранисның үжәтлеге, тырышлыгы көчле булды. Аның әнисенә дә рәхмәт. Ранис түзә алмыйча 3 тапкыр көрәштән китте. Әнисе кабат алып килде", - ди Илгиз Шәмсевәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев