Равил Галиев театрга эшкә кергән
Җырчы беренче тапкыр профессиональ театр артисты булып март аенда сәхнәгә чыгачак.
Татарстанның халык артисты Равил Галиев Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында март аенда булачак премьерага әзерләнә.
Ул Нәфикь Яһудинең «Атлы казаклар» романы буенча куела торган «Алтын алка» спектаклендә катнаша. Равил Галиев спектакльдә көрәшче Хисами ролендә уйный.
«Мине театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сөйләшәсе бар дип чакырды да, шул рольне тәкъдим итте. Мин бит гомерем буе театрда эшләргә хыялландым. Шуңа күрә эшләп карыйк дип, бу эшкә алындым. Мәдәният - сәнгать институтының театраль бүлеген тәмамлаган кеше буларак, мин бу эшне беләм. Музыкаль спектакльләрдә, концертларда күбрәк юмор бит инде. Ә бу катлаулы, җитди әйбер. Эш режимы да башка. Көн дә репетициягә йөрим. Көн дә бу эшнең катлаулы, җитди булуына инанам. Бу спектакль татар казаклары язмышы турында. Дөресен генә әйткәндә мин татар казаклары барлыгын белми дә идем. Алар патшага хезмәт иткәннәр, аларга дин иреге бирелгән булган. Мин шуларның вәкиле ролендә уйныйм. Тамашачыларыма авторлар язган нәрсәләрне тамашачыларга җиткерә алырмынмы, режиссерны, партнерларымны уңайсыз хәлдә калдырмаммы дип борчылам. Бик тырышам инде, өйдә дә көзге алдында ролем өстендә эшлим», – диде Равил Галиев «Шәһри Чаллы» журналистына.
Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куя. Сценарий авторы – язучы, театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева.
Татар казаклары тормышына багышланган «Алтын алка» спектакленең премьерасы март аенда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев