Равил Гәрәев: «Яңа елга яраткан ашымны пешерәм»
Җырчы-дальнобойщик рецептлар белән бүлеште
Равил Гәрәев, җырчы-дальнобойщик
– Яңа ел табыны, бөтен кешедәге кебек, мул була инде, Аллаһка шөкер. Тик мин үзем бик нык кыстыбый яратам. Балачактан ук таныш булган тәме булсын миңа – эчендәге бәрәңгесенә кыздырылган суган өстәп. Кайларда гына ашап караганым булмады, бик сирәк җирдә дөрес итеп пешерәләр.
Армиядә хезмәт иткәндә пешекче идем, күп нәрсәне үзем әзерлим хәзер дә. Кайберәүләр кибеттән алган лаваш белән әзерли, алай бик тиз була, шулай да камыр җәеп, пешерелгән тышлы кыстыбыйга җитми инде.
Аннары тагын бер яраткан ашым – тавык йөрәгеннән бәрәңге шулпасы. Салкын суга тавык йөрәкләре салып, кайнагач, 10 минутлап тотам, аннары шакмаклап туралган бәрәңге, суган, кишер салам, болар барысы да пешеп чыккач, «поджарка» ясыйм. Вак итеп туралган суган, сарымсакка хмели-сунели тәмләткечен салып, кыздырып алам һәм шуны әзер шулпага өстим. Бик тәмле була.
Бәйрәм алдыннан авырып алдым әле, рейсымны күчердем. Дәваланып, Яңа ел төненә кадәр аякка басармын дип өметләнәм. Барыгызга да сәламәтлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев