Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил Сабыр: «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрен сәхнәләштерәчәкләр»

Чаллыда танылган журналист, язучы юбилеена багышланган кичә үтте.

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театрында үткән "Шигъри мәйдан"га кунак итеп танылган журналист, язучы Равил Сабыр чакырылды. Чара аның 27 январьдә үткән 50 яшьлек юбилеена багышланды. Кичәгә язучы белән эшләгән хезмәттәшләре һәм каләм осталары килде. Алар барысы да Равил әфәндене үзсүзле, принципиаль язучы, журналист дип бәяләде. Нәкъ әлеге сыйфатлары өчен хөрмәт итүләрен белдерде. 

Очрашуда Равил Сабырның эшеннән китүенә (монда язган идек) һәм ике әсәренә игътибар бирелде. Берсе - ике тапкыр Г. Тукай премиясенә дәгъва кылган "Абага алмасы ачы була", икенчесе - "Фәхрине үтереп ташладылар" романы. Соңгысы буенча 22-23 мартта Әлмәт театрында премьера көтелә. "Гади генә спектакль булмаячак. Аның яртысы фильм итеп төшереләчәк", - диде Равил әфәнде. 

Кадыйрны Динар Хөснетдинов уйный, Диләрәне - Энҗе Сәйфетдинова, Хамисны - Алмаз Шахимәрдәнов, Галимҗанны - Айрат Мифтахов, Илгизәрне - Рушан Мөхәммәтҗанов, официант Зөлмәтне - Фаил Сәфиуллин. Спектакльнең режиссёры - Александр Далматов. Сүз уңаеннан, бу - спектакльне куярга алынучы икенче режиссёр. "Беренчесе белән уртак тел табып бетерә алмадык", - ди драматург.

Тагын бер яңалык - "Фәхрине үтереп ташладылар" романын рус теленә тәрҗемә итәләр.

"Аның белән берничә хикәям дә тәрҗемә ителеп бастырыла. Китап "Чисто татарское убийство» дип аталачак», - ди автор.

Равил Сабыр - Татарстан язучылар берлегенә бер пьеса белән кергән сирәк кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә аның 2 китабы бар. Татарстан китап нәшриятында 13 пьесасы китап итеп чыгарга үз чиратын көтә. "Төнбоек" дип аталган китабы да әзерләнеп килә. 

Кичәдә Равил Сабырга журналистларга курслар алып бару, белеме белән бүлешү бик тә урынлы булыр иде, диделәр. Тәҗрибәле матбугат хезмәткәре уйлап карарга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев