Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил Сабыр: «Әле очрашырбыз, җир түгәрәк»

Танылган язучы, драматург үзенең эшеннән китүен хәбәр итте.

Зур резонанс уяткан "Фәхрине үтереп ташладылар" романы, шулай ук Тукай премиясенә дәгъва кылган "Абага алмасы ачы була" спектакле авторы Равил Сабыр үзенең статусына эшеннән китүе турында хәбәр куйды. Анда "Сау булыгыз, нефтьче дуслар! Әле очрашырбыз, җир түгәрәк" диелгән. Равил әфәнде белән элемтәгә чыгып, хәлен белештек.

"Ял итәм әле бер-ике ай, аннары күз күрер", - диде ул.

27 январьдә Равил Сабырга 50 яшь тула. Бу уңайдан "Мәйдан" журналы Чаллы татар дәүләт драма театрында язучы белән очрашу оештыра. "Шигъри мәйдан" 31 январь сәгать 14:00да башланачак. 

Искәртергә кирәк, Равил Сабыр 2012 елда Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкләде. 2015 елдан Әлмәттә яши, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире булып эшләде. Аннары «Татнефть»нең мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев