Республикабыз Конституциясен төзүче вафат
Академик Борис Железнов төп канун авторларының берсе иде.
Казанда Татарстан Конституциясен төзүчеләрнең берсе, Россия Фәннәр Академиясе академигы Борис Железнов вафат булды.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы кайгы уртаклашты.
«Борис Леонидович Железнов Татарстанның конституцион-хокукый нигезләрен торгызуга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның югары профессиональлеге һәм тирән белемнәре республиканың хокукый системасына ныклы нигез салырга мөмкинлек бирде. Борис Железнов турындагы якты истәлек аны белгән, аның белән эшләгән һәм ул салган хокукый традицияләрне үстерүне дәвам иткән барлык кешеләрнең йөрәкләрендә сакланачак», – диелә ведомство сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев