Үрнәк татар гимназиясе булыр
7 июньдә Чаллыга ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Ул шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Хәлимов һәм башка җитәкчеләр белән бергә "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә катнашты. Биредә сүз Чаллыда милли мәгариф үсеше үзәге ачу турында барды. Министр Чаллы дәүләт педагогия университетында да булып, әлеге уку...
Энгель Фәттахов автокалада мәгариф системасының алдынгы булуына басым ясады, шунлыктан бирегә якын тирә район-шәһәрләрдән дә килеп укуларын әйтте. Милли мәгариф системасын яхшырту максатыннан мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп һәм югары уку йортларының укыту процессына үзгәрешләр кертергә кирәклеген ассызыклады.
"Без Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе базасында үрнәк булырлык татар гимназиясе ачарга телибез, чөнки биредә күрсәткечләр яхшы. Моның өчен матди-техник базаны яхшыртабыз, уку бүлмәләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазлыйбыз", - диде ул.
Мәгълүм булганча узган ел Чаллы дәүләт педагогия университетында республика юл картасы нигезендә милли мәгариф өчен кадрлар әзерләү буенча проект гамәлгә ашырыла башлаган иде. Энгель Нәвап улы аның буенча фикер алышу булачагын да әйтте. "Ел саен максатчан программа буенча 200гә якын студент кабул итеп, милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерлибез. Шулай ук татар гимназияләрендә инвентаризация үткәреләчәк, укытучылар коллективы белән эш системалаштырылачак һәм уку йортлары кирәкле методик әсбаплар белән тәэмин ителәчәк", - диде министр.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллыда мәгариф системасы үсешенә аеруча игътибар бирелүен ассызыклады. "Шәһәр җитәкчелеге һәрвакыт милли мәгариф мәсьәләләренә игътибарлы булды. Хәзер дә, яңа таләпләрне истә тотып, милли мәгариф өлкәсендә карарлар кабул ителә. Бу материаль-техник база, штат расписаниесе, оештыру мәсьәләләренә дә кагыла. Чаллыда яхшы нигез бар һәм ул файдаланылачак", - диде ул.
Планда каралган барлык чаралар гамәлгә ашса, тиздән Чаллыда бар яктан да үрнәк булырлык татар гимназиясе булачак. Биредән туган телебездә белем алып, татар, рус, инглиз телләрен, милли мәдәниятне, тарихны яхшы белгән, акыллы һәм талантлы балалар чыгар. Алар милләтебезгә хезмәт итәрләр дип ышанасы килә.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев