Роспортребнадзор балалар туклануын контрольдә тота
Аксымнар, майлар, углеводлар балалар организмы өчен файдалы.
Хакимияттә узган киңәшмәдә мэр Наил Мәһдиев РТ Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль идарәсе башлыгы Лемуза Нәфигуллинадан «Мәктәп туклануы» эшен ничек бәяләүләре турында сорады.
«Мәктәп туклауны» комбинаты мәграиф учреждениеләрен сыйфатлы, куркынычсыз ризык белән тәэмин итә. Без моны контрольдә тотабыз. Ризыкның, чималның һәм әзер блюдаларның куркынычсызлыгын тикшерәбез. Профилактик визит барышында рациональ туклануны истә тотып төзелгән 12 көнлек меню тикшерелә. Ата-аналар белән комбинатта очрашулар үткәрелә», – ди Лемуза Нәфигуллина.
Мэр ата-аналарга киләчәктә дә комбинатта ризык әзерләүне күрсәтергә кирәклеген әйтте.
«Бәхәсләшергә ярыймы, юкмы, әмма иң дөрес ризык сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә. Чаллының «Мәктәп туклауны» – илебездәге мәктәп туклану комбинатларының берсе. Ата-аналар белән эшне дәвам итәргә, сөйләргә, ризык әзерләү процессын күрсәтергә кирәк», – диде ул.
Быел 6 мәктәптә ашханәне ремонтларга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев