Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерә башлый

Республикада халыкның кайбер категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турындагы күрсәтмәне үтәү чоры үтеп бара. Чаллы Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, ведомствода эштән азат ителгән хезмәткәрләр исемлеген төзеп бетерер өчен оешма һәм предприятие җитәкчеләренә өстәмә тәүлек биргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында"гы карар нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр кешеләр вакцинаның беренче компонентын гына булса да ясатырга тиеш иде. Ә 7 декабрьгә кадәр алар вакцинация курсын тулысынча төгәлләргә тиеш, югыйсә аларны эштән арындырачаклар.
Шул ук вакытта чит ил вакциналары белән прививка ясау эшкә йөрү өчен рөхсәт ителә. Чаллыдан 20гә якын кеше төрле сәбәпләр аркасында чит илдә прививка ясаткан.
Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан тикшерүләр иртәгә, 10 ноябрьдә, башланачак. Беренче чиратта халыкка хезмәт күрсәтүче компанияләр тикшереләчәк. Административ хокук бозулар турындагы беркетмә нигезендә, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы карарына каршы килгән компанияләр штраф түләргә яки эшне 90 тәүлеккә туктатырга тиеш булачак. Штрафлар 15 меңнән 500 мең сумга кадәр җитә.
«Бары тик вакцинация һәм саклау чараларын үтәү генә инфекция таралуны туктатуның һәм узеңнең, якыннарыңның сәламәтлеген саклауның бердәнбер механизмы булып тора», - дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев. - «Хәзер вакцинация шәһәр поликлиникаларында, «Тулпар» һәм «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә уза, шәһәр предприятиеләрендә күчмә бригадалар эшли».
Чаллыга барлыгы 22 250 доза вакцина кайтты. Беренче компонент белән 202 меңнән артык кеше прививка ясаткан, икенчесе белән - 134 меңнән артык кеше.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү