Роспотребнадзор: ОРВИ, грипп белән авыручылар артты
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор: ОРВИ, грипп белән авыручылар артты

Күрсәткечләр эпидемиологик чиктән 14%ка югарырак, ди белгечләр.

Чаллыда респиратор вируслар белән авыручылар саны артты. Узган атнада шәһәр шифаханәләренә 3449 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 102сендә грипп ачыкланган. Авыручыларның 48%ын балалар тәшкил итә, ди Роспотрбенадзор белгече Наилә Әгъзамова. Барлыгы 1660 бала табибка күренгән. 

"Авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 47 %ка артты. Күрсәткечләр эпидемиологик чиктән 14 %ка югарырак. Моның сәбәбе Яңа ел каникуллары бетүе белән бәйле. Зурлар эшкә чыкты, балалар мәктәп-балалар бакчаларына киттеләр. Коллективта бер-берсе белән аралашалар, вирус тарала",  - ди ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге белгече Наилә Әгъзамова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев