Россия Оборона министрлыгы утны туктатырга боерык бирде
Яңалыклар тасмасы

Россия Оборона министрлыгы утны туктатырга боерык бирде

Әлеге режим 6 гыйнварда көн уртасыннан алып 7 гыйнварның төн уртасына кадәр гамәлдә булачак.

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Россия Кораллы көчләренә Украинада гаскәрләр чиктәш булган урында, утны туктату турында боерык бирелде. Бу хакта Оброна министрлыгы хәбәр итә.

Режим 36 сәгать дәвамында – 6 гыйнварда көн уртасыннан алып 7 гыйнварның төн уртасына кадәр гамәлдә булачак.

Искәртеп узыйк, Владимир Путин шулай ук Раштуа уңаеннан вакытлы килешү турындагы карарны хупларга чакырып, Украина ягына мөрәҗәгать иткән иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби бәрелеш

Нет комментариев