Россиядә кыш алды башланды
Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә инде җылы һава торышы булган төбәкләр юк диярлек. Хәтта Россиянең Европа территориясенең көньягында да температура көндезге сәгатьләрдә дә +16, +18 градустан артмый.
«Приморье крае әлегә кадәр Россиянең +15, +18 градус сакланган бердәнбер төбәге булды, ләкин тиздән анда да сизелерлек дәрәҗәдә салкынайтачак. Кыш алды чоры башлана. Бу кышкы циркуляциягә, кышкы режимга әзерлек вакыты», – ди галим Вильфанд. – Әлеге чор октябрь уртасыннан 15-20 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Сүз уңаеннан, метеорологлар атна ахырына кадәр Татарстанда яңгырлы һава торышы була, җепшек кар явуы ихтимал, дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев