Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат

Мәрхүмне соңгы юлга озату 18 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

Татар театр сәнгате зур югалту кичерә. Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театрының күренекле артисты,  Татарстанның халык артисты, бик күп дәрәҗәле премияләр, шул исәптән Россиянең «Алтын битлек» премиясе лауреаты, бөек шәхес Ринат Таҗетдинов вафат булган. 

Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, Ринат абый операцияләр кичергән, соңгы көннәрдә комада булган.

Әлеге авыр хәбәрне безгә театрның скрипкачысы, Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова җиткерде.

"Театрыбызга зур югалту килде. Берсеннән-берсе матур образлар тудырган Ринат абыебыз мәңгелеккә китеп барды. Ул, без яшьләрне, аталарча кайгырта, акыллы киңәшләрен бирә иде. Безгә бик авыр. Аның җылы мөнәсәбәтләре күңел түребездә якты нур булып мәңге сакланыр. Бик ярата идек үзен", - диде Динә.

 

Ринат Таҗетдинов 1961 елдан бирле Камал театрында эшли. Ул уйнаган һәр роль кабатланмас.

Ринат абыйның иҗади хезмәте халык мәхәббәтенә һәм Россия, республика җитәкчеләренең югары бәясенә лаек булды. 

Ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисты исемен йөртә, Дуслык ордены белән бүләкләнде. 

Узган елда туган авылы Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының ремонтланган клубына аның  исеме бирелде. 

Татар театр сәнгате тарихына Ринат Таҗетдинов исеме алтын хәрефләр белән язылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем китем