Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Россиянең халык артисты Вера Алентова вафат булды

Аңа 83 яшь иде.

 

 

 

 MSK1.RU хәбәр итүенчә, актер Анатолий Лобоцкий белән хушлашырга килгәч Вера Алентованың хәле начарланып киткән. Аны хушлашу мәрасименнән носилкага салып ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасына тапшырганнар. Табибларның тырышуына карамастан ул ике сәгатьтән соң реанимациядә вафат булган.

Алентова — күренекле театр һәм кино артисты иде. Ул бик күп киноларда төште. 

1942 елның 21 февралендә Архангельск өлкәсенең Котлас шәһәрендә туган. Аның әти-әнисе театрда эшләгәнлектән, Вераның балачагы гастрольдә үткән. Мәктәпне тәмамланганнан соң ул гаилә традицияләрен дәвам итәргә булган: МХАТның мәктәп-студиясендә укып чыккач Мәскәүнең Пушкин исемендәге театрга эшкә урнашкан. Һәм бөтен гомерен театр һәм кино сәнгатенә багышлаган. 

Алентовага илебездә һәм чит илләрдә популярлыкны кино китергән. Аның иң танылган роле "Москва слезам не верит" (1979) фильмындагы Катерина Тихомирова. Әлеге роле өчен аңа "Оскар" премиясе бирелә. Бу образ аны көчле, мөсткәкыйль хатын-кыз символы итә һәм  аңа кино йолдызы статусын беркетә. Вера Алентова төрле елларда «Завтра была война», «Ширли-мырли», «Зависть богов» һәм башка фильмнарда төшә. 

Алентова  режиссер Владимир Меньшовның хатыны була. Ире аны үзенең фильмнарында төшерә. Әлеге күркәм гаиләдә актриса һәм телевидение алып баручысы Юлия Меньшова үсә. 

Алентова актерлык эшчәнлегеннән тыш, педагогик эш белән дә шөгыльләнә, төрле мәдәни проектларда актив катнаша. 

Фото видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту үлем китем Вера Алентова "Москва слезам не верит"