Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Президенты Бөек Җиңү парадының вакытын кичектерде

Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән "Татар-информ" яза.

«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән очрашуда әйтте», диелә хәбәрдә.  

Авыру таралу белән бәйле куркыныч парадка әзерләнергә мөмкинлек бирми, диде Президент.  

Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады, «Үлемсез полк» чарасы да, 2020 елда соңрак булачак.  

"Без әлеге куркынычны артка чигенергә мәҗбүр итәрбез. Һәм шуннан соң 9 майга планлаштырылган барлык чараларны да уздырачакбыз. Әлбәттә, быел, 2020 елда. Безнең бу елыбыз да Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде бит. Шунда ветераннарыбызны кочарбыз. Шул чакта Мәскәүдә, Кызыл мәйданда төп парадыбыз да узачак. Әлбәттә, "Үлемсез полк" маршы да һичшиксез булачак" - Россия Президенты сайтында Илбашының әнә шундый сүзләре китерелә. 

 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев