Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең иң өметле сопрано тавышлы җырчысы Эльза Заяри Австриядә чыгыш ясады

Россиянең Зур симфоник оркестры һәм яшь җырчылар катнашындагы концерт Венаның «MuTh» концерт-театр залында узган.

Татар җырчысы Эльза Заяри Россиянең иң өметле яшь тавышларының берсе буларак, Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестр белән концерт бирде. Татарстанны дөнья дәрәҗәсендәге концертта тәкъдим итте. Концерт тәэсирләре турында җырчы «Татар-информ»га сөйләде.

Россиянең Зур симфоник оркестры һәм яшь җырчылар катнашындагы концерт Венаның «MuTh» концерт-театр залында узган. Концертны Россия Президенты гранты хисабына Елена Образцова фонды оештырган.

Концертта Елены Образцова исемендәге конкурс лауреатлары Эльзы Заяри (сопрано), Василиса Бержанская (меццо-сопрано), Сергей Писарев (тенор) һәм Сергей Кайдалов (баритон) катнашкан. Дирижер — Россиянең атказанган артисты Денис Лотоев

«Мин мондый зур масштаблы концертка чакырылуым белән бик бәхетле. Европа Россия тавышларының югары бәяләнүен күреп кайттым. Татарстаннан бердәнбер җырчы булгач, җаваплылык икеләтә көчле иде. Концерт бик матур булды. Тамашачы аны яратып кабул итте. Концерттан соң тамашачы яныбызга килеп рәхмәт сүзләре әйтте, автографлар алды, фотога төште», — ди Эльза Заяри.

Ул тамашачы арасында Европага күченгән Россия сәнгать әһелләренең күп булуын ассызыклады. «Оркестрның яңгырашы мине таң калдырды. Тылсымлы яңгыраш. Ул җырчыга җырларга ярдәм итә кебек. Әмма залның акустикасы бик үзенчәлекле иде. Авыррак булды», — ди татар җырчысы.

Эльза Заяри Австриядәге концерттан соң тиз арада Казанга очкан. Бүген ул «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнаша. Эльза Заяри опера арияләреннән татар эстрада җырына тиз күчә алган бик аз санлы татар җырчыларының берсе.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-11-2019/rossiyane-i-metle-soprano-tavyshly-yrchysy-elza-zayari-avstriyad-chygysh-yasady-5696643

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев