Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте
Бу минутларда башкаланың Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында мөһим чара үтә. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.
Татарстан Рәисе чыгышын татар телендә башлады. «Халкыбызның барлык буыннары мирасына таянып, бүген Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә. Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез», – диде республика җитәкчесе.
Ул хезмәттәшләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр ныгуын, яңа мөмкинлекләр эзләнүен билгеләп узды. «Гореф-гадәтләрне саклап, казанышларны арттырып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», – дип белдерде.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.
«Ул Җиңү – безнең төп горурлык. Бүген бездә булганнар белән фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре көннән-көн кими. Һәр ветеранны кайгырту мөһим. Муниципаль берәмлек башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә тиешле чараларга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.
«2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев